Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең үз йолдызы бар

Һәр мәктәпнең горурлыгы, укытучының терәге булган укучысы бар. Безнең Чуаш Кичүе урта мәктәбенең дә үз йолдызы. 10 сыйныф укучысы Әдилә Зәйдуллина турында шулай дип әйтеп була.

 

 Әдилә  кечкенәдән тәртипле, акыллы, зирәк, белемле,  тырыш бала булды. Ул башлангыч сыйныфлардан ук  “бишле” билгеләренә генә укый.

Укучылар арасында аның абруе зур.

Әдилә яхшы укучы гына түгел, ул үзен нәфис сүз остасы, спортчы, төрле олимпиадалар, бәйгеләр җиңүчесе буларак та танытты. Аның уңышлары санап бетергесез. Ул  волейбол ярышларында –“Иң яхшы уенчы”, “Татар кызы - 2021” бәйгесендә –“Иң иҗади кыз”, Халыкара Җәлил укуларында  “Иң яхшы шигырь сөйләүче” номинацияләрендә җинү яулаган укучы.

Ел саен Әдилә район олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешә. Экология, татар теле олимпиадаларының республика этабында призлы урыннар яулады.

Быел исә ул Бөтенроссия рус әдәбияты олимпиадасының республика этабында җиңү яулады һәм Кырымда “Артек” лагеренда ил күләмендә үткәрелгән олимпиадада республикабыз данын яклады.

20-23  апрель көннәрендә Әдиләбез Халыкара татар теле һәм әдәбияты  олимпиадасында үзенең белем-осталыкларын тагын бер кат исбатлады һәм призлы урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде.

Әдилә – максатчан, тырыш, үз дигәненә ирешүче укучы. Әлбәттә, аның уңышларында укытучыларның, әти-әнисенең  дә өлеше зур.

Мәктәбебез йолдызы Әдиләгә киләчәктә дә уңышлар, зур җиңүләр телибез.

Без аның белән горурланабыз.

Рамилә Исхакова,

сыйныф җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев