Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Дарья Шувалова “Голос.Дети.7” конкурсының сайлап алу этабына чакырылган

Мәскәүдән шатлыклы хәбәр килде – 11 яшьлек Дарья Шувалованы беренче каналда үтә торган “Голос.Дети” конкурсында катнашу өчен сайлап алу этабына чакырганнар. Ә кызның туган көнендә – 22 ноябрьдә аның үзенә телефоннан шалтыратып, чакыруны раслаганнар, аны 3 декабрьдә Останкинода көтеп калуларын әйткәннәр.

Дарья район музыка мәктәбендә, педагог Алмаз Сафиуллин классында шөгыльләнә. Кызчыкның төрле конкурсларда катнашып лауреат исеме алу тәҗрибәсе зур инде. Әйтик, “Йолдызлык-Созвездие” фестивале зона турында, Казанда узган халыкара конкурсларда уңышлы чыгыш ясады ул.

–Безнең өчен гаять күңелле дә, дулкынландыргыч та хәбәр! Заявканы августта ук җибәргән идек. Конкурска быел 20 меңнән артык гариза кереп, шулар арасыннан 600 ләп баланы сайлап алганнар. Дарья беренче “иләкне” үтте, инде әнә шул 600 арасыннан җиңеп чыгып, остазлар сайлаячак этапка үтәргә кирәк аңа. Әзерләнәбез. Аны күренекле режиссер, музыкаль менджер Юрий Аксюта тыңлаячагы мәгълүм. Без рус һәм инглиз телендә берничә җыр әзерлибез,–диде шатлыклы хәбәрне җиткергән Алмаз Сафиуллин.

Мәскәүгә Дарья әнисе Гүзәл белән барачак.

–Бик сөендек. Өметебез зурдан иде, алай да чакыру көтелмәгән хәбәр булды. Шулкадәр күп заявкалар арасыннан безне күреп алулары шаккатырды. Кызыбыз дулкынлана, билгеле, бераз курка да. Тынычландырабыз, нәтиҗә нинди генә булса да, синең өчен бик тә кирәкле тәҗрибә булачак, дибез. Даша көчле характерлы, үҗәт бала, бәлки, бәхет елмаер әле аңа,–ди Гүзәл Шувалова.

Билгеле, без әлкилеләр өчен дә сөенеч бу – җырчы кызыбыз шундый зур, популяр конкурста катнашу өчен тырыша бит. Уңышлар сиңа, Дарья!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев