Әлки районы делегациясе Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты
16 мартта район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.
Бер көн алдан җыен делегатлары – “Яшь көч” җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Хәмитов һәм Әхмәт авылыннан гаилә фермасы башлыгы Фәнис Бакиров эшмәкәрләр белән берлектә Мөслим районында булдылар. Алар биредәге авыл эшмәкәрләренең уңышларын үз күзләре белән күрделәр. Мөслимдә сөт эшкәртү, кош-корт үрчетү актив үсеш алган.
Исегезгә төшерәбез, бер ел элек татар эшмәкәрләренең шундый корылтае делегатлары безнең районда булганнар иде. Алар Әлкидә эшмәкәрлек өчен тудырылган мохитне югары бәяләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев