Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашты

Район ветераннары Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация составында Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Миндрюков, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Мария Борисова, Сания Сәйфетдинова, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Рөстәм Шәйхетдинов, Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Рәис Фәсахов бар иде. Опера һәм балет театрында узган бәйрәмгә  ветераннарны олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән каршы алдылар.  Аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылы тәбрикләде. “Җиңү көне – Ватаныбыз өчен иң кадерле бәйрәм. Бик күп югалтулар белән яулап алынган азатлык – халкыбызның бердәмлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим. Күгебез аяз, көннәребез имин, тормышыбыз матур булсын”,–диде Президент.

Бәйрәм чарасында сугыш чоры җырлары яңгырады. Һәр ветеранга кәнәфер чәчәкләре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев