Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Демидовка авылында бөтен кеше дә прививка ясаткан

Җиде авылны берләштергән Салман җирлегендә яшәүчеләрнең җирлек советы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган отчет утырышын башта Салманда, аннары Демидовка авылында уздырдылар.

Икесе дә бер үк көн тәртибе буенча үткәрелде: башта җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина 2021 елда эшләгәннәр турында сөйләп үтте.
Ләйсән Фәрит кызы әйтүенчә, биредә 249 хуҗалык исәпләнеп, аларда 716 кеше гомер итә. Күп җирлекләрдәге кебек үк биредә дә демографик хәл катлаулы – ике сабый туган, 16 авылдашлары якты дөнья белән хушлашкан. Мәктәпләрдә  32 бала белем ала. Җиде авылда 203 пенсионер яши.
–Шәхси хуҗалыкларда 236 мөгезле эре терлек асрала, аларның яртысы диярлек сыерлар. Безнең җирлектә 4 гаилә фермасы оешып эшли, хуҗалары 4-8 баш савым сыеры тоталар, – дип мактап үтте җирлек башлыгы авылдашларын. Аннары аларның көнкүрешен җайлау буенча ниләр эшләгәннәрен сөйләп алды:
–Халыкны су белән тәэмин итү, авыл юлларын карап тору – безнең бурыч. Узган елда “Беларусь” тракторы отып алдык, аны Рөстәм Нигъмәтҗановка тапшырдык. Хәзер ул иртәдән кичкә кадәр 7 авылның урам-тыкрыкларын кардан чистарта. Тракторчыга хезмәт хакын, ягулык чыгымнарын үзара йөкләнгән салым хисабыннан каплыйбыз. Урам утларын электрик Ирек Зарипов карап тора. Җиңү бәйрәме алдыннан һәйкәл-обелискларны төзекләндердек. Эчәр суны даими тикшереп торабыз, сыйфаты нормаларга җавап бирә. “Әлки коммуналь челтәрләре” һәм эшмәкәр Булат Шәрипов башняларның, су насосларының төзеклеген тикшереп-төзәтеп торалар. Күпчелек эшләр халыктан җыелган акчага башкарыла: 2021 ел өчен үзара йөкләнгән салым 100 процент җыелды.
Салманда клуб мөдире Сирень Задаева мәдәният учреждениесендә берничә түгәрәк эшләп килүен хәбәр итте.
–Узган ел – Туган телләр елы булганлыктан, авылларыбызда яшәүчеләр телләрендә концертлар куйдык, барлык он-лайн чараларда актив катнаштык,–диде ул.
Авыл хуҗалыгында ел нәтиҗәләре турында Салманда Рамил Хафизов, Демидовкада Илнар Насыйров сөйләделәр. Алар әйтүенчә, җәйге корылык басуларның уңдырышлылыгын нык киметкән – көзге культураларның һәр гектарыннан уртача 19-17 центнер уңыш җыелган. Басуларда Алексей Балянин, Сиринад Фәхретдинов, Илдус Гәрәев, Әхәт Мөбәрәкшин һәм башка механизаторлар тырышып эшләгәннәр. Рамил Хафизов бик күпләрне мактап телгә алды җыелышта, мөгаен бу уңганнарга да, туганнарына да күңелле булгандыр җылы сүз ишетү.
Полиция участок инспекторы Рифат Зарипов ике авылда да кешеләрне телефоннан алдап акчасыз калдыручылардан сакланырга чакырды. Оешма-учреждениеләре вәкилләре җыелышта катнашучыларга үз өлкәләренә кагылышлы мәгълүмат җиткерделәр.
Үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Эллада Дюгеева Салманда яшәүчеләрне коронавируска каршы прививка ясатмаган өчен (нибары 44 % халык кына вакциналанган) шелтәләп, ә Демидовкада яшәүчеләрне 100% күрсәткеч өчен мактап алды.
Җыелышта катнашучылардан сораулар кермәде диярлек. Салманда юл буйларына агачлар утырту кирәклеген, бу мәсьәләнең берничә ел инде хәл ителмәвен искәрттеләр. Ә Демидовкада мәктәп автобусы борыла алсын өчен юлны киңәйтеп чистарту кирәклеген әйттеләр.
Җыелышлар ахырында активистларга бүләк бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев