Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Экспертлар быел ел дәвамында ипигә бәя артачак дип фаразлый

"Ипи бәясе 5-6 процентка артачак", - дип сөйләгәннәр Россия ипи пешерүчеләре һәм кондитерлары җәмгыятендә.

1 һәм 2 нче сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәккә уртача бәя, узган ел азагындагы бәяләр белән чагыштырганда, кимегән. Ләкин 2019 ел йомгаклары буенча, ипигә бәя 5-6 процентка артыр дип фаразлана. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия ипи пешерүчеләре һәм кондитерлары гильдиясенә сылтама белән хәбәр итте.

Гильдия белгечләре әйткәнчә, икмәк ризыклары бәяләренә транспорт хезмәтләре һәм икмәк ризыкларына төргәк бәяләре арту сизелерлек йогынты ясавын статистика мәгълүматлары расламый.

"Федераль статистика белешмәсе буенча, 2019 елның гыйнварында 1 һәм 2 сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи бәясе декабрьгә караганда 1,1 процентка кимегән. Югары сортлы оннан пешерелгән ипи бәясе 2018 елның декабрендәге кебек калган. Арыш оны, арыш һәм бодай оны катнашмасыннан пешерелгән ипи бәясе 0,9 процентка арткан", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.

 

Гильдия вәкиле сүзләренчә, ел дәвамында ипи һәм икмәк ризыкларына бәяләр акрынлап арту көтелә. "2019 елга фараз буенча, ипи бәясе 5-6 процентка артачак", - дип сөйләгәннәр Россия ипи пешерүчеләре һәм кондитерлары җәмгыятендә.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев