Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчесе ачыкланды. Фото

“Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында Чуаш Борнае урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Филиппова җиңүче булды.

Иске Хурада авылында туып үскән Анна Филиппованың педагог булып мәктәпкә килүенә 20 ел тулган. Укытучылык эшчәнлеген Иске Чаллы мәктәбендә башлап җибәргән Анна Леонидовна байтак еллар Югары Колчурино төп мәктәбендә балаларга белем бирде, директор урынбасары булып эшләде. Тирән белемле, тәҗрибәле, талантлы педагог Чуаш Борнае мәктәбендә дә балаларның яраткан укытучысына әйләнде. Ул районыбызның әйдәп баручы рус теле укытучыларының берсе.

Бәйгенең “Педагогикада дебют” номинациясендә Базарлы Матак урта мәктәбенең физика укытучысы Айдар Абдуллин җиңү яулады. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең биология укытучысы  Лилия Фәракшина һәм Юхмачы урта мәктәбе биология укытучысы Алсинә Әхмәтшина бәйгенең призерлары булдылар. Түбән Әлки мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Билалова  һәм Иске Матак мәктәбенең география укытучысы Надежда Тихонова – “Ел укытучысы” бәйгесе дипломантлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев