Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ерак җыйсаң, якыннан алырсың

Районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую торышын бәяләү буенча комиссия эшли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге, Россельхозцентр вәкилләре дүрт көн эчендә 15 хуҗалыкта булганнар. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашкан тагылма агрегатларны кышкы саклауга куйганда  тиешле таләпләрнең ничек үтәлүенә бәя бирәләр. Нәтиҗәдә “Үзәк Әлки” филиалы механизаторлары  һәм белгечләре техникага иң сакчыл караучылар булып танылганнар.

Комиссия  “Хузангай” җәмгыятендә дә авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга куюның әйбәт башкарылуын билгеләп үтте.

Күп техника әле басуларда эшли. Аларны кышкы саклауга кую соңрак башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев