Әлки районы: эшкуар Дамир Шәйхетдинов эшчәнлегенә Президент үзе югары бәя бирде
Районыбызның иң уңышлы эшкуарларының берсе Дамир Шәйхетдиновны Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Хәзер инде ул якын чит илләр белән дә эш итә башлады. Дамир Шәйхетдинов, 100 кешене берләштергән коллектив булдырып, транспорт хезмәтләре күрсәтә, дистәгә якын районнан сөт җыеп, аны беренчел эшкәртүне оештырды, үсемлек мае җитештерү, төзелеш материаллары эшләп чыгару белән дә җитди шөгыльләнә. Эшмәкәрнең хәйриячелек гамәлләре дә райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Ул мәчетләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, авылларның көнкүреш проблемаларын хәл итүгә, тормышта авыр хәлдә калучыларга ярдәм итеп тора. Былтыр бертуган Шәйхетдиновларның (Дамир һәм Альберт) Түбән Әлкидәге җитештерү базасы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тәҗрибә уртаклашу мәйданы итеп алынды. Дамир Шәйхетдинов предприятиесендә булганда Президент Рөстәм Миңнеханов: “Авылларны бүген шундый егетләр эшләтә һәм яшәтә”,–дигән иде. “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем таныклыгын да әлеге җыенда Дамир Шәйхетдиновка Президент үзе тапшырды.
Европача эшлиләр
Д а м и р Ш ә й х е т д и н о в н ы ң җитештерү базасына килеп кергәч тә “мин кая эләктем?” дип уйлап куясың. Европа илләренә хас пөхтәлеккә, тәртипкә, һәр нәрсәнең матур, зат- лы эшләнешенә, эштән бушаган техниканың да линейка белән сызгандай тигез итеп урнаштырылган булуына игътибар итәсең. Эшләүчеләр дә чиста-пөхтә киенгән, һәркайсы үз хезмәтендә, әлән-сәлән йөрүче юк.
Иң элек без зур гаражга сугылдык. Бу элекке “Сельхозтехника” берләшмәсеннән калган, Дамир Шәйхетдинов сатып алган бердәнбер корылма. Аның эчендә егетләр яңа салына торган склад өчен зур-зур түбә материаллары эретеп ябыштыру белән мәшгульләр.
А р ы р а к п р е д п р и я т и е н е ң идарә йорты – заманча әйтсәк, офисы. Бу бина фил сөяге төсендәге кирпечтән ике катлы итеп салынган. Беренче катта бухгалтерия кызлары утыра, икенче катта – ашханә. Моны гади предприятие ашханәсе дияргә дә тел әйләнми. Бик матурлап, зәвык белән эшләнгән ул. Предприятие хезмәтчәннәре ашханәдә түләүсез тук- лана. Аш пешерүче Гөлләрия Саттарова көн саен берничә дистә кешене ашата. Гөлләриягә җитәкчесе Дамир Әсхәтович һәрчак бер сүзне кабатлый:
–Эшчеләрне тәмле, төрледән-төрле ризык- лар белән, алар туйганчы сыйла. Алар физик хезмәт куялар, туклыклы ашарга тиешләр,–ди.
Дамир Әсхәт улы җ и т ә к ч е л е г е н д ә г е предприятие бүген күп төрле юнәлештә уңышлы эшли. Мондый күпкырлы һәм күләмле эшне алып бару өчен эшмәкәр ышанычлы һәм бик җаваплы команда булдырган.
Предприятиенең зур эшләре белән аның “уң кулы” Руслан Фатыйхов җитәкчелек итә. Баш инженер Рафик Галиуллин биредәге барлык техниканың көйле эшләвен үз җаваплылыгына алган, ә сөт кабул итү пунктының ипле-җайлы эшләве Илнар Шәйхетдиновның тырышлыгыннан, оештыру сәләтеннән дә килә.
Зур предприятиенең исәп-хисап эшләре дә тиешле югарылыкта. Баш бухгалтер Гөлсинә Шәкүрова, бухгалтерлар Гөлгенә Галәүтдинова, Алия Галәүова коллективның һәр тиене өчен җавап тотып хезмәт куялар.
Әлки егетләре – Рәсәй буйлап
Дамир Шәйхетдиновның ике дистә зур йөк автомобильләре бөтен Россия буенча йөк ташый. Аларның күбесе “Скания” чит ил машиналары. Кайберләре сөт, үсемлек мае, шәраб ташыса, икенчеләре ягулык кайтаруда эшли. Шулай ук бөртек, төзелеш материаллары ташыйлар. Һәр автомобильдә икешәр шофер хезмәт куя. Йөртүчеләр саны гына да биредә 60 ка җиткән.
Машиналарны юу, аларга хезмәт күрсәтү өчен бик җайлы, бар шартлар тудырылган гараж төзелгән. Шоферларга киенү-чишенү бүлмәләре, чәй эчеп алу, юыну кабиналары – барысы да күргәзмәгә куярлык матур эшләнгән.
Арырак – тәүлек әйләнәсе эшләүче үсемлек мае заводы. Төркиядә җитештерелгән бу завод көнгә 16 тонна сыек май эшләп чыгара. Биредә эш өч сменада оештырылган. Без булганда монда яшь егетләр Раил Хәмәтшин һәм Илфир Хәлиуллин хезмәт куялар иде. Аларның күп эшләре компьютер аша идарә ителсә дә егетләрнең хезмәте бик җаваплы.
Үсемлек мае янәшәдәге зур-зур мичкәләргә тутырыла. Аннан инде ул төрле завод- предприятиеләргә озатыла.
Дамир Шәйхетдиновның
нияте заводның егәрлеген ике тапкыр арттыру, ягъни тәүлеккә 32 тонна май җитештерүгә көйләү. Моның өчен янәшәдә төзелеш эшләре башланган. Төркиядән әлеге заводның тагын бер “канаты” сатып алыначак. Хәзер ул төзеләсе урынга зур-зур мичкәләр урнаштыру эше бара.
Завод зурайгач, аның өчен чимал да ике тапкыр күбрәк кирәк булачак. Хәзер Дамир әфәнденең 10 мең тонна көнбагыш бөртеге сыярлык склады булса, янәшәдә ул тагын 5 мең тонна сыйдырышлы склад төзетә башлаган.
Көнбагышны алар көзге урып-җыю чорында сатып алып, кирәгенчә туплап калалар. Әйтик, быел предприятиенең яңа уңышка – сентябрь аена кадәр җитәрлек запасы бар.
Көзге уңыш гадәттә дымлы була. Шуңа да биредә Төркиядә җитештерелгән ике бөртек киптерү агрегаты сатып алганнар. Алар сәгатенә 36 тонна көнбагышны сыйфатлы итеп тиешле корылыкка җиткереп чыгаралар.
Бетон эшләнмәләрне монда җитештерәләр
Биредә алып барылучы зур төзелешләр өчен материалларның күбесен үзләре үк җитештерәләр. Бетон материаллары эшләнә торган цехта яңа сезонга әзерлек төгәлләнеп килә. Тиздән монда стена блоклары ясый башлыйлар. Блокларны биредә бик сыйфатлы җитештерәләр. Шуңа җәйге айларда аңа сорау зур була. Шулай ук тәрәз-ишек башлары беркеткечләре, төрле зурлыктагы канализация боҗралары эшләнә. Күпләр төзелешләргә әзер измәне дә биредән сатып ала икән.
“Кунактан сорамыйлар”
Узган елның маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның җитештерү базаларында булды. Ул биредә башкарыла торган һәр хезмәтне игътибар белән карады, эшмәкәрләрнең дәүләттән бернинди ярдәм алмыйча уңышлы эшләүләрен югары бәяләде.
Президент “йортыңда” булганда үзеңә мөһим әйберләрне сорап, хәл итеп калып та булыр иде. Мин Дамирдан “Рөстәм Нургалиевич алдында берәр җитди мәсьәләгезне күтәрмәдегезме соң?”дип тә сораган идем. Ә ул:
–Ничек инде килгән кунактан нәрсәдер сорыйсың. Андый уй безнең башыбызга да килмәде. Әле бит бер-ике ай алдан гына мин Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре корылтаенда Түбән Әлки уртасында күпер салдыруны сорап Президентка мөрәҗәгать иткән идем. Рәхмәт җитәкчебезгә, аның кушуы буенча күпер төзелеп бетеп килә. Тиздән ачарга ниятлибез,–ди Дамир Әсхәтович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев