17 апрель 2019 яңалыклары
-
Әлки районы ветераннар оешмасының элекке җитәкчесе Фаиз Шакиров “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде
Районда ветераннар хәрәкәтен оештыруда күп еллар нәтиҗәле эшләве өчен һәм туган көне уңаеннан хезмәт һәм тыл ветераны Фаиз Шакиров “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” (“За заслуги в ветеранском движении”) медале белән бүләкләнде.
-
Әлки районында 18 апрельдә пенсионерлар спартакиадасы була
.
-
Әлки районы: эшкуар Дамир Шәйхетдинов эшчәнлегенә Президент үзе югары бәя бирде
Районыбызның иң уңышлы эшкуарларының берсе Дамир Шәйхетдиновны Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Хәзер инде ул якын чит илләр белән дә эш итә башлады. Дамир Шәйхетдинов, 100 кешене берләштергән коллектив булдырып, транспорт хезмәтләре күрсәтә, дистәгә якын районнан сөт җыеп, аны беренчел эшкәртүне оештырды, үсемлек мае җитештерү, төзелеш материаллары эшләп чыгару белән дә җитди шөгыльләнә. Эшмәкәрнең хәйриячелек гамәлләре дә райондашларыбызга яхшы мәгълүм. Ул мәчетләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, авылларның көнкүреш проблемаларын хәл итүгә, тормышта авыр хәлдә калучыларга ярдәм итеп тора. Былтыр бертуган Шәйхетдиновларның (Дамир һәм Альберт) Түбән Әлкидәге җитештерү базасы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тәҗрибә уртаклашу мәйданы итеп алынды. Дамир Шәйхетдинов предприятиесендә булганда Президент Рөстәм Миңнеханов: “Авылларны бүген шундый егетләр эшләтә һәм яшәтә”,–дигән иде. “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем таныклыгын да әлеге җыенда Дамир Шәйхетдиновка Президент үзе тапшырды.
-
Әлки районында урамнарны, паркларны чистарту буенча чисталык икеайлыгы башланды
Узган җомгада район мәктәпләре укучылары, оешмалар хезмәткәрләре тырма-себеркеләр белән коралланып өмәгә чыктылар.
-
Әлки районында басуларга биш самолет һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә
Район басуларына биш самолет белән һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бик актив башланып китте.
-
Башкортстанда Татарстан көннәре академиклар очрашуы, концерт һәм хоккей матчы белән ачыла
Тантаналарның беренче көне мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларга бай булачак.
-
Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары “ТНВ” каналының “Тамчы-шоу” интеллектуаль бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 сыйныф укучыларыннан торган “Актай” командасы “ТНВ” каналының “Тамчы-шоу” интеллектуаль бәйгесендә катнашты.