Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ветераннар оешмасының элекке җитәкчесе Фаиз Шакиров “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде

Районда ветераннар хәрәкәтен оештыруда күп еллар нәтиҗәле эшләве өчен һәм туган көне уңаеннан хезмәт һәм тыл ветераны Фаиз Шакиров “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен” (“За заслуги в ветеранском движении”) медале белән бүләкләнде.

Фаиз Вәгыйзь улы – районыбызның хөрмәтле кешесе. Ул гомере буе районда төрле җаваплы вазыйфаларда эшләде, туган төбәген үстерүгә күп көч һәм тырышлык куйды. Лаеклы ялга чыккач, Фаиз Шакиров район ветераннар оешмасы рәисе итеп сайланды. Ул бу хезмәтне 22 ел дәвамында җиренә җиткереп башкарды. Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту эшләрендә башлап йөрде, өлкәннәр арасында күп чаралар оештырды.

Медальне аңа район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев