Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында басуларга биш самолет һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә

Район басуларына биш самолет белән һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бик актив башланып китте.

Уҗымнар кышкы йокыга дымга сусап кергән булсалар да, югалтулар бик аз. Димәк, җирләр дымлы вакытта аларны тизрәк минераль ашламалар белән тукландырсаң, әйбәт уңышка өмет зур. Ашланган уҗымнар бит куе яшел төскә кереп, бердәм күтәрелеп китә. Районыбызда 23 мең гектарда чәчелгән көзге бодайның 7200  гектардан артыгы инде тукландырылган.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның һәр филиалында берәр (барысы биш) самолет эшли. “Көньяк Әлки” һәм “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларында бу эш иртәрәк тә башланды һәм зур оешканлык белән алып барылды. Алар инде бүген-иртәгә самолетлар ярдәмендә ашлама кертү эшен төгәллиләр дә.

Быел беренче тапкыр “Кызыл Шәрык-Агро” читтән килешүләр нигезендә үзйөрешле ике “Туман” һәм ике “Барс” агрегаты ярдәмендә ашлама керттерә. Бу агрегатлар, икешәр смена эшләп, икесе дә берәр мең гектарга кадәр мәйданга ашлама кертәләр. “Хузангай” җәмгыяте үзендәге күпьеллык  үлән мәйданнарын тулысынча тукландырды. Хәзер аларның дүрт “Туман”ы 5120 гектарга чәчелгән уҗым культураларына сый кертә.

Районда “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы беренчеләрдән булып тырмалауга төшкән иде. Аларга “Көнчыгыш Әлки” филиалы кушылды.  Бүген инде районның барлык хуҗалыкларында да дым каплау эшләре дәвам итә. Әйтик, “Хузангай”да берьюлы 17 тырма агрегаты басуларда эшли. Шулай ук “Үзәк Әлки” филиалында дым каплау эше шактый җанлы алып барыла. “Яшь көч”тә ашлама кертү эшен төгәлләп, бар көчне дым каплауга юнәлдерделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, Базарлы Матак орлык заводында һәм “Хузангай”дагы өч ПС-10 агрегаты чәчүлек орлыкларны агулауда уңышлы эшлиләр. Алар иң элек арпа орлыгын эшкәртү белән мәшгульләр икән. Бу атнада инде районда арпа чәчә башлау да күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев