Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урамнарны, паркларны чистарту буенча чисталык икеайлыгы башланды

Узган җомгада район мәктәпләре укучылары, оешмалар хезмәткәрләре тырма-себеркеләр белән коралланып өмәгә чыктылар.

Чисталык (снитар-экология) икеайлыгы кысаларында оештырылган бу өмә нәтиҗәсендә урамнар, парклар, елга буйлары чүп-чардан, кипкән үлән-яфраклардан арындырылды. Тирә-юнь чистарып, ямьләнеп калды.

Язын карлар эреп, җирләр кибә башлагач, бердәм төстә өмәгә чыгып тирә-юньдә тәртип, чисталык булдыру – күптәннән килә торган күркәм гадәт. Бөтенсоюз өмәләре үткәрә башлауга быел 100 тула. Алдагы атналарда да өмәләргә чыгып, җыештыру, агачлар, чәчәкләр утырту кебек эшләр башкарырбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев