Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эшмәкәрләре бизнеска ярдәм итүгә беренче субсидияне алдылар

Әлки районыннан 129 шәхси эшмәкәр һәм оешма 2020 елның апрель аена коронавирус йогышы пандемиясе чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кысаларында дәүләттән субсидия алды. Безнең районнан барлыгы 146 гариза бирелгән.

Апрель аенда 129 кече һәм урта бизнес оешмасы субсидия алды, аларның эшчәнлеге илдә санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләүләр аркасында зыян күрде. Аларның күбесе – 66 оешма – авыр йөк машиналары йөртү белән шөгыльләнә, һәм 52 оешма азык-төлек булмаган әйберләрне сату белән шөгыльләнә. Субсидия күләме, оешма хезмәткәрләрен дә исәпкә алып, бер кешегә 12 130 сум тәшкил итә.

Базарлы Матак авылыннан шәхси эшмәкәр Наталья Крайнова үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:

- 2005 елдан эшмәкәрлек белән шөгыльләнәм, чәчтараш хезмәтләре күрсәтәм. Эш дәверендә миңа коронавирус чикләүләре кебек авырлыклар белән очрашырга туры килмәде. Эш туктатылды, керемнәр кимеде. Президентыбыз ярдәме белән мин шундый катлаулы вакытта үз бизнесыма ярдәм итеп субсидия алдым, - дип сөйли эшмәкәр. – Мондый мөмкинлек турында миңа безнең район хакимиятенең икътисад бүлегеннән хәбәр иттеләр, - дип өстәде ул.

Базарлы Матак авылыннан шәхси эшмәкәр Римма Гыйрфанова да рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Субсидия алган өчен Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәт. Әлеге субсидия турындагы мәгълүматны миңа район белгечләр җиткерде, моның өчен аларга аерым рәхмәт. Миңа субсидияне ничек алырга дип аңлаттылар һәм субсидия алуның һәр адымында элемтәдә тоттылар. Миндә 5 кеше эшли,минем белән 6 килеп чыга. Барысы өчен дә акча алдык. Шулай ук субсидияне туганым да алды, ул шәхси эшмәкәр, аның да 2 эшчесе бар. Пандемия чорында онлайн-китертү буенча эшләдек, әмма, аңа да карамастан, безнең керемнәр бик нык кимеде. Хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә кирәк иде, һәм бу субсидия безгә бик булышты. Хәзер вәзгыять тотрыклана, барлык саклык чараларын үтәп эшне дәвам итәбез.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр, 2020 елның маена субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша, шулай ук телекоммуникацион элемтә каналлары аша җибәрергә мөмкин. Почта аша гаризаны оешманың урнашу урыны яки шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк. Субсидия алу хокукын Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең идентификацион санын кертеп тикшерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев