Әлки районы: Этегезне приютка алып китәргә мөмкиннәр
Яңалыклар

Әлки районы: Этегезне приютка алып китәргә мөмкиннәр

​​​​​​​Хөрмәтле авылдашлар – эт асраучылар! Маэмайларыгызны урамга чыгарып җибәрмәгез, аңа гел күз-колак булыгыз.

 Чөнки этегез бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, дүрт аяклы дустыгыз берәр кешене тешләсә, аның милкенә зыян китерсә, сез җаваплы буласыз бит. Этегез белән бөтенләйгә хушлашырга уйласагыз, авыл җирлеге башкарма комитетына 21-5-62 телефоны белән шылтыратып хәбәр итегез. Этләрне аулаучы бригада килгәч, сезнекен дә приютка алып китәчәкләр.

Фаяз Фәттахов,

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.


Нет комментариев