Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Федониннар гаиләсе армиядән нинди хәбәр алган?

Алексей белән Ирина Федонина баһадирдай ике ул үстерделәр. Мөгаен, әни кешенең күңеле кыз бала назларга бик теләгәндер – бу гаилә үзенә ике ятим кызны да сыендырды. Балалар инде үсеп җитте, егетләр армиядә, кызлар һөнәри белем алып ята.

Ә күптән түгел Алексей белән Иринаны сөендергән вакыйга булып алды – аларга уллары Никита хезмәт иткән часть командирыннан рәхмәт хаты килеп төште. “Улыгыз Никитаны бик әйбәт тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сез чын Ватан сакчысы – патритот үстергәнсез һәм аның белән горурлана аласыз”,–дигән полковник А. Сурков.

Никита Базарлы Матак мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач Болгардагы кадет мәктәбенә китеп, анда 3 ел укый. Бу мәктәпне бетерүгә армиягә китә

–Улым солдат булырга үзен кечкенәдән әзерләде. Спорт белән шөгыльләнде, яхшы боксчы булды. Ике метрга якын буе белән турникта егермешәр тапкыр тартыла! Моны һәркем дә булдыра алмый,–дип сөйли егетнең әтисе Алексей Геннадьевич.

Мәктәптән соң Суворов училищесында укыган олы уллары Алексей да армия хезмәтен үткән Федониннарның. Алай гына түгел, хәзер ул контракт буенча Россия-Белоруссия чигендә хезмәт итә, прапорщик. Никитаның да алга планы инде билгеле икән – чакырылыш буенча хезмәтен тәмамлагач, Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, армиядә калырга.

–Улларым белән бик горурланам. Шөкер, чын ир-егетләр булып үстеләр. Бөтен теләгем – сау-сәламәт булсыннар да һәрчак кеше булып кала белсеннәр,–ди солдатлар әнисе Ирина Викторовна. Әйбәт теләк, шулай булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев