Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Гөлия Мәрдегалләмова орхидеялар ясау белән мавыга

Рөстәм һәм Гөлия Мәрдегалләмовлар өенә килеп кергәч, үзеңне чәчәк бакчасында итеп тоясың. Нинди генә гөлләр юк биредә! 

 
Ә соңгы вакытларда өйдәге бүлмәләрне, тәрәзә төпләрен моңарчы күрелмәгән искиткеч матур орхидеялар бизи башлады. Кайберләре чуар ак я куе кызыл, кайсылары сары, зәңгәр, хәтта көлсу төстә. Соңгыларын кызык итеп пантера дип атыйлар. Килендәшем Гөлиянең иҗади сәләтләре хакында күптән белә идем. Ул үзе пәрдәләр дә тегә, кәгазь я фоамираннан төрле әйберләр ясый, балаларыбыз туена өстәлне бизәү өчен килен һәм кәләшне хәтерләткән сыннар да ясап куйган иде.
Бер сүз белән әйткәндә, гади генә хатын-кыз түгел, оста куллы, уңган, тирә-якны бизәрлек матурлык иҗат итә белгән хуҗабикә ул. Әйтерсең, тылсымчы инде: алтын куллары белән нәрсәгә генә кагылмасын, барысы да гаҗәеп рәвештә үзгәрә, матурая. 
Соңгы елларда Гөлия орхидеялар ясау, алардан купшы композицияләр төзү белән мавыга.
–Бу чәчәкләр мәхәббәтне, матурлыкны, гормония һәм гаилә җылысын сынландыра. Аларны ясау өчен материалны интернет аша кайтартам. Чәчәкләрнең һәр таҗы рулонга төргән. Анысын сүтеп, пар ярдәмендә тиешле рәвешкә китерергә, җанландырырга кирәк. Аннары һәр чәчәк, таҗларның зурлыгына һәм уйланылган композициягә яраклыштырып, ботакларга, орхидея балчыктан ясалган савытка беркетелә, төбе табигый мүк белән каплана,–дип шөгыленең серләрен ача йомшак күңелле хатын. 
Гөлия ясаган чәчәкләр бәйләмнәренең матурлыгын сүз белән тасвирлау авыр. Аларны тере диярсең, чәчкәләргә кагыласы, хуш исләрен тоясы килә. Орхидеялар арасында биек һәм тәбәнәкләре дә, эре һәм вак таҗлылары да, ачык яшел төстәге калын яисә караңгы-яшькелт яфраклылары да була икән бит. Аларны оста ханым үз зәвыгы белән, әледән-әле махсус энциклопедиягә күз сала-сала сайлый.
–Чәчәкләр ясау белән шөгыльләнә башлаганда бу эшнең күләме хакында уйланмадым да. Беренчеләрен үзем өчен, туганнарга һәм дусларга бүләк итәргә дип ясаган идем. Аннары күршеләрем, таныш һәм таныш булмаган кешеләр дә орхидея сорап мөрәҗәгать итә башладылар. Менә шулай мавыгып киттем дә инде,–дип сөйли әңгәмәдәшем. Һәм кешеләрнең рәхмәт әйтүләре, чәчәкләргә сокланулары үзенә зур шатлык китерүен, яңа эшләргә илһам бирүен әйтә. 
Гөлия Саба районының Тимершык авылыннан. Республика клиник хастаханәсендә хирургия шәфкать туташы булып эшләгән ул. Авыл хуҗалыгы институтының соңгы курсында укучы Рөстәмгә кияүгә чыккач, моңарчы ишетмәгән-күрмәгән Әлки ягына күченеп килә. Озак вакыт Базарлы Матак хастаханәсендә һәм Салмандагы приютта эшли. 
Кызы әле бөтенләй кечкенә вакытта уң кулына операция ясатырга мәҗбүр була. Кемдер, бәлки, мондый хәлдә аптырап калыр иде. Әмма Гөлия куркаклардан түгел. Бөтен эшне сул кулы белән башкарырга өйрәнә ул. Аны якыннан белмәгән кешеләр сулагай дип уйлыйдыр. Ә бит сулагайларның мөмкинлекләре хакында күптәннән гаҗәпләнеп сөйләгәннәр, алар сәнгатьтә һәм иҗатта гаҗәеп талантлы саналган.
Гөлия хәзер лаеклы ялда инде, ире белән оныклары Әмилә һәм Әскәрнең һәр кайтуын сөенеп көтәләр. Кирәк икән, балаларны карашырга дип үзләре дә шәһәргә чыгып китәләр. Чөнки кызлары – табиб-кардиолог Гүзәл күптән түгел яңадан эшли башлады. 
Өйдә утырып, авылда эш юклыкка зарланучылар да бар. Ә Гөлия үзенә шөгыль тапкан – кешеләргә матурлык бүләк итә, шулай күңелендәге яхшылык һәм җылылык белән юмарт уртаклаша ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев