Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Гыйниятуллиннар нәселе берьюлы ике егеткә артты

Базарлы Матакта яшәүче Замир белән Мәрьям Гыйниятуллиннарның оныклары саны берьюлы икегә артты – киленнәре Алсу игезәк малайлар табып, ире Илфатның да, әби-бабайларының да башларын күккә тигезде.

Малайлар берсе 2,800 кг, икенчесе аннан 150 граммга гына азрак авырлык белән дөньяга килгәннәр. Алдан туганына Даян, икенчесенә Раян дип исем кушып, мулладан колакларына әйттергәннәр. Исемнәрне Илфат тапкан.

Алсу белән Илфат Гыйниятуллиннар Казанда яшиләр. Илфат – эчке эшләр капитаны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында хезмәт итә, ул Санкт-Петербург хәрби институтын кызыл диплом белән тәмамлаган иде. Алсу – әни кеше, аңа хәзер өч малаен үстерергә кирәк, әле бит игезәкләрнең абыйлары Гаделгә дә ике генә яшь.

–Киленебез әйтеп куйган иде: башта бер малай, аннары игезәкләрне табам, аннары, соңрак, кыз алып кайтам, диде. Каян белгәндер, теләгәне Аллаһының амин дигәненә туры килде,–ди бәхетле дәү әни Мәрьям. Булдырыр да, Алсуга бит нибары 25 яшь.Р

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев