Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев Рамазан ае башлану белән котлый

​​​​​​​Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

  Барыгызны да бөек, изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Бәкарә сүрәсе, 183 аять). 

Быел 13 нче апрельдә уразаның беренче көне, 12 нче апрельдә мәчетләребездә беренче тәравих намазы укылачак. Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Рамазан ае безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакъләндерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын.

Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга мәрхәмәтен, мәгъфирәтен насыйп әйләсен, изге ниятләребезгә ирешергә көч- куәт бирсен! Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп, бер-беребезгә үрнәк булып яшик. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын.​ Әмин!

Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев