Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәләхиев Рамазан аенда чикләү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра

Тәравих намазын өй шартларында гына укырга кирәк, ди хәзрәт

Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны якынлашып килүче Рамазан ае белән котлады.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Якынлашып килүче Рамазан ае белән! Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Бәкарә сүрәсе, 183 аять). 
Быел 24 нче апрельдә уразаның беренче көне, 23 нче апрельдә беренче тәравих намазы укылачак. Татарстан Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны бозарга ярамавын ассызыклады һәм тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булуны билгеләп үтте. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк. Татарстан хөкүмәте, куркыныч инфекция таралуга юл куймас өчен, дин йортларына керүне  вакытлыча тыю хакында карар чыгарды. Аны һәркайсыбыз төгәл үтәргә бурычлы. Бу чорда коръән ашлары, шул исәптән ифтар мәҗлесләре үткәрүдән дә тыелып тору мәслихәт. Әлеге чикләүләр озакка бармас, пандемия зур зыян салмыйча узып китәр дигән өметтә булыйк. Моның өчен хакимияттәгеләр һәм табиблар кушканнарны тайпылышсыз үтик, мөмкин кадәр өйдән чыгып йөрмик, үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын”,–диелә район мөхтәсибенең мөселманнарга мөрәҗәгатендә.​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев