Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: имамнар һәм атакайлар гаиләләр таркалмасын өчен нәрсә эшли алалар

Балалар иҗаты йортында бүгенге көн өчен бик мөһим булган темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде

Балалар иҗаты йортында бүгенге көн өчен бик мөһим булган темага “түгәрәк өстәл” үткәрелде: район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Руслан Гизятов, район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин, мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, мәчетләр имамнары һәм чиркәүләр настоятельләре гаиләләр нык, аларда үсүче балалар бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында фикер алыштылар.

Район иҗтимагый советы җитәкчесе Луиза Абдрахманова әйтүенчә, кызганычка каршы, бездә тулы булмаган гаиләләрдә үсүче балалар аз түгел икән. Билгеле, бу аяныч, чөнки әтисез (сирәгрәк әнисез дә) үскән малай яки кыз өчен бәхетле, имин гаилә үрнәге юк бит. Луиза ханым тагын мондый саннар китерде: бездә 146 бала үз ата-анасы кочагында түгел, тәрбиягә я опекага алган гаиләләрдә үсә. Ул аларның ялын оештыру, ятимнәрнең торак проблемасын хәл итү кебек мөһим аспектларга да тукталып үтте.

Дөнья фикере нигезенә әхлаклылык, рухилык төшенчәләре салынган, алар кеше үзен бәхетле итеп тойсын өчен нәрсәгә омтылырга тиешлекне үтемле аңлата. Бу турыда Коръән аятьләренә таянып Ирек хәзрәт сөйләде. Ул да, Андрей атакай да ай саен район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә булып, бала төшерергә җыенган хатын-кызлар белән әңгәмәләр үткәрүләре, бу сөйләшүләрнең уңай нәтиҗәләр бирүе турында да әйтеп үттеләр. Аборт – бала үтерү, зур гөнаһ, моны яшьләргә гел аңлатып торырга кирәк, диделәр алар.

Район башлыгы да үз сүзен әйтте очрашуда. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелүе хакында сөйләде. Ә аның урынбасары Рәшит Билалов, күбрәк руханиларга мөрәҗәгать итеп, мәчет-чиркәүләргә килүчеләр белән гаилә һәм аның иминлеге хакында вәгазьләр сөйләргә, никах мәҗлесләрендә яшь кияү-кәләшкә гаилә коруның олы җаваплылык икәнлеген яхшырак төшендерергә киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев