Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә җәмгыятьтән изоляциямичә хөкем ителгән 72 кеше исәптә тора

Быел Россия җинаять җәзаларын үтәтү инспекцияләренә нигез салынуга 100 ел тулды. 2019 елның 7 маенда РСФСР Юстиция халык комиссариаты Мәскәү эшче һәм крестьян депутатлары советы каршында Мәҗбүри эшләр бюросы булдыру турында циркуляр чыгарган. Ә 1977 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының 5 нче Баш идарәсе составында төзәтү эшләре инспекциясе бүлеге барлыкка килгән.

Кечкенә һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр кылучыларга иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзалар бирү практикасы күптәннән килә. Совет властенең беренче елларыннан ук андый туры юлдан тайпылганнарны мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, хезмәт белән тәрбияләү алга сөрелгән. Җәмгыятьтән аермыйча, мәҗбүри эшләргә, төзәтү эшләренә, иреген чикләүгә хөкем ителгәннәрнең  тәртибен контрольдә тоту, аларның кабат җинаять кылуын һәм хокук бозуын кисәтү җинаять җәзасын үтәтү инспекцияләренә йөкләнә.

Бездә җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе тарихы Әлки районы төзелгән мәлдән, 1956 елдан башлана. Ул елларда иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган бәндәләрне контрольдә тоту эшен, кагыйдә буларак, милициянең участок инспекторлары башкарган.

Соңрак исә район эчке эшләр бүлегендә төзәтү эшләре һәм хезмәткә урнаштыру инспекторлары вазыйфалары булдырыла. Әлеге хезмәтләрне озак еллар Александр Софронов, Шамил Хәйруллин, Замир Сабиров, Марсель Хәлиуллин алып бара.

Россия Җинаять җәзаларын үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Әлки районындагы Нурлат муниципальара филиалы 2005 ел азагында булдырыла. Бүген анда өлкән инспектор,  эчке эшләр подполковнигы Айрат Гибадуллин һәм өлкән инспектор, эчке эшләр майоры Рәзинә Кыямова хезмәт куялар.

–2019 ел башыннан бирле безнең җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясендә җәмгыятьтән изоляцияләмичә хөкем ителгән 94 кеше исәптә булды. Быел хөкем ителгән 15 кешене  теркәдек, 20 кешене исәптән төшердек. Хәзер инспекциядә 72 кеше  исәптә тора,–ди Айрат Гибадуллин.

Инспекциядә исәптә торучылар ай саен анда килеп теркәлергә, рөхсәтсез районнан читкә чыкмаска тиешләр. Инспекторлар даими рәвештә авылларга чыгып, аларның яшәү һәм хезмәт урынында тәртибен, үз-үзләрен тотышын тикшереп торалар.

–Без район эчке эшләр бүлекчәсе, бигрәк тә участок уполномоченныйлары, социаль яклау бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Төп максатыбыз – хөкем ителгәннәргә ялгышларын аңларга,  туры юлга басарга ярдәм итү. Алар белән әңгәмәләр, аңлату эшләре алып барабыз. Беренче чиратта үзләрен эшкә урнаштырырга тырышабыз. Чөнки хезмәт –иң яхшы тәрбияче. Кеше үзенең хаталы юлга басканын аңлап, тормышын уңай якка үзгәртергә көч таба икән – безнең өчен бу зур сөенеч. Кызганыч, бернинди тәрбия һәм мәҗбүр итү  чаралары да нәтиҗә бирмәгән очраклар да була. Андый бәндәләргә карата кырысрак чаралар, аерым алганда, иректән мәхрүм итүне тәкъдим итеп судка күрсәтнамә юлларга туры килә,–дип ассызыклый Айрат Мурат улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев