Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Алпар җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов ТР муниципаль берәмлекләр советы съездында авыл проблемалары турында чыгыш ясады

​​​​​​​Районның барлык авыл җирлекләре башлыклары республика муниципаль берәмлекләр советының 13 нче съездында катнаштылар.

 

Делегация белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Муниципалитетлар  җыенында Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов та чыгыш ясады. Ул авылларда демография проблемасының кискен торуын билгеләп үтте, яшьләрне авылда калдыру өчен эш урыннары булдыру, яхшы юллар төзү, сыйфатлы һәм чиста су белән тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады. “Юлларны төзекләндереп-карап торуга елына нибары 82 мең сум каралган. Бу сумманы өч мәртәбә арттырасы иде. Авылларны сулы итү өчен бирелә торган акча да, һәр җирлеккә бүлә башлагач, бик аз тия.  Әзерләнгән документлар искерә”,–диде ул. Җирлек башлыгы шулай ук республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: “Республикада гаилә фермалары һәм кече фермалар төзүгә зур игътибар бирелә. Әмма төзелеш материаллары бәяләренең һаман артып торуы, документлар әзерләү шактый  катлаулы һәм четерекле булу аркасында программа акчасына гына әллә ни күп эш башкарып булмый. Гамәлдәге терлек абзарларын төзекләндерү буенча яңа программа кабул ителсә иде”,– дигән тәкъдим кертте.

 Мәгълүм булганча, Иске Алпар – авылда хуҗалык итүнең яңа формаларын иң күп кулланучы җирлекләрнең берсе. Биредә бүген дүрт кече ферма, биш гаилә фермасы эшли. Съезд делегатлары Ринас Сәлаховның чыгышын хуплап каршыладылар. Шуны да әйтергә кирәк, җыенда ул республикадагы ике дәүләт теленең берсе булган татар телендә сөйләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев