Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Алпар сайлау участогында бүген инде 89 кеше тавыш биреп өлгергән

739 нчы Иске Алпар сайлау участогында иртәдән җанлылык хөкем сөрә. Көндезге сәгать 1 гә инде биредә 89 кеше тавыш биреп өлгергән.

Бүген – Татарстан Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренче көне. Әлкилеләр шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутатын, җирле үзидарә органнары депутатларын сайлыйлар.

– Безнең участокта 332 сайлаучы исемлеккә кертелгән иде. Тагын 6 кеше үзләре өчен уңайлы урында тавыш бирү хакында гариза тапшырды. Халык бүген иртәдән үк сайлауга килә. Кешеләрнең күңелләре күтәренке,–ди участок сайлау комиссиясе рәисе Алсу Гатина.

Иң беренче булып Рафаэль Хисамов тавыш биргән. “Шөкер, тормышыбыз имин, мул. Районыбызның,  республикабызның киләчәге тагын да матуррак булсын”, – дигән теләкләр белән сайлау бюллетеньнәрен урнага төшергән ул.

Участокта ике егет беренче тапкыр тавыш бирәчәкләр. Бу көн матур тәэсирләр белән хәтерләрендә уелып калсын дип, сайлау комиссиясе аларга күркәм бүләкләр дә әзерләгән.

Сайлау участогында барлык хәвефсезлек чаралары үтәлә. Тавыш бирергә килүчеләрнең температурасы үлчәнә, бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм пирчәткәләр  бирелә. Сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә күчмә урналар белән барып тавыш бирү оештырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев