Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Чаллы җирлегендә язгы ташуга әзерләнәләр

​​​​​​​Апрельне җылы булачак диләр. Димәк, су басу ихтималы да бар.

 

Моңа юл куймас өчен Иске Чаллы авыл җирлегендә әзерлек чаралары күрелә.

Җирлек башлыгы Муса Исхаков әйтүенчә, авыл буасы янында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган. Торак пунктларны су басу куркынычы юк, сулыклар да әлегә нормада. Халык белән әңгәмәләр үткәрелгән. Һәркем үзләренең йорт тирәсен кардан чистарткан, кар сулары агу өчен канаулар ясаган. Моны үзе эшли алмаганнарга волонтерлар – Иске Чаллы мәктәбе укучылары, социаль хезмәткәрләр, шулай ук клублар, китапханәләр хезмәткәрләре ярдәмгә килгән.

–Кичә юллардагы су агу торбаларын тагын бер кат тикшердек, алар безнең җирлектә 12. Бозланып каткан торбаларны чистартып, тиешле хәлгә китердек,–ди җирлек башлыгы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев