Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Камкада үзара салым акчалырын җыеп та өлгергәннәр

​​​​​​​Иске Камка авыл җирлегендә 2021 елга үзара йөкләнгән салымны 1 февральгә җыеп та бетергәннәр.

 

Салым түләүчеләр исемлегенә 236 кеше кертелгән һәм алардан 141 мең 600 сум акча кергән дә инде.

Хәзер җирлектә яшәүчеләр үзләре җыйган акчага дәүләт субсидиясенең икенче кварталда ук килеп җитүенә өметләнә алалар. Җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, әлеге средставоларның яртысын авыл юлларын төзеклзәндерүгә тотачаклар. Быел Карамалы юлларына, тыкрыкларга аеруча игътибар бирәчәкләр – аларга вак таш түшәргә уйлыйлар. Бу гамәл узган елда башланган эшнең дәвамы булачак, чөнки бу юлларга балчык ташып җәеп куйганнар бит инде.

Көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын ясау өчен дә шактый акча кирәк булачак. Планга шулай ук урам лампаларын алыштыру, халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләләрен җайга салу да кертелгән. Әйтик, җирлектәге өч авылда да (Иске Камка, Карамалы, Яңа Камка) су башняларына лицензия  алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев