Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Матак җирлеге үзешчәннәре авыл сәхнәсендә зур отчет концерты белән чыгыш ясадылар. Фото

Узган шимбәдә Иске Матак авыл җирлеге үзешчәннәре “Театр – күңел көзгесе” фестивале кысаларында зур концерт күрсәттеләр.

Концерт номерлары “Клуб ачылу” театраль тамашасы белән композицион берләштерелгән иде.  “Ромашка” коллективы башкаруында моңлы һәм дәртле җырлар, Василий Ермолаев сөйләгән шигырьләр  тамашачылар күңеленә хуш килде. Эдуард Ермолаевның чуашча һәм русча җырларын да аудитория бик җылы кабул итте. Иске Матак клубы сәхнәсендәге бер генә тамаша да диярлек Сергей Калмыков җитәкчелегендәге балалайкачылар чыгышыннан башка үтми. Бу юлы да алар халыкка рәхәт ял минутлары бүләк иттеләр.

Гомумән, авыл талантлары концертка бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Моны күп санлы тамашачылар да, Лия Мәрдегалләмова җитәкчелегендәге жюри да билгеләп үтте. Искематаклылар бу концерт белән районның башка авылларында да чыгыш ясаячак.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев