Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Иске Салманда яңа җитәкче

Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Айдар Хәлиуллин билгеләнде.

Бүген Иске Салман авыл җирлеге советының чираттан тыш утырышында оештыру мәсьәләләре каралды. Депутатлар авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдиновның вазыйфаларыннан үз теләге белән азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр. Иске Салман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Айдар Хәлиуллин билгеләнде. Ул моңа кадәр Базарлы Матак авыл җирлеге советы рәисе урынбасары булып эшләгән иде. Быел сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Айдар Хәлиуллин Базарлы Матак авыл җирлеге советы депутаты булып сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев