Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: исәпкә алучыларны ачык йөз белән каршылыйлар

15 октябрьдә Россия Федерациясендә яшәүчеләр санын исәпкә ала башладылар.

  Илнең үткәненә бәя бирүче, бүгенгесен аңлау һәм киләчәген планлаштыру өчен гаять мөһим бу эш безнең районда да старт алды.
Дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Светлана Самарцева әйтүенчә, әлкилеләрне санауда 6 контролер, 31 исәп алучы, 1 инструктор эшләячәк. Ай дәвамында, 15 октябрь-14 ноябрь көннәрендә алар йорттан йортка йөреп, кешеләргә сораулар бирәчәкләр, җавапларны планшетта теркәп барачаклар.
–Исәпкә алучыны өстенә кигән зәңгәр төстәге жилетыннан, җанисәп эмблемасы төшерелгән шарфыннан, кулындагы зәңгәр портфеленнән ерактан ук танып булачак. Шуның өстенә түшләрендә исем-фамилияләре язылган бейджиклары, караңгы вакыт өчен фонарьлары бар. Болар да шигегезне бетермәсә, паспортларын күрсәтүне дә сорарга мөмкин,–дип аңлатты Светлана Самарцева.
Алсу Низамова, Ленара Хәмитова, Гөлнара Шакирҗанова – район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре. Алар илкүләм акциядә исәпкә алучы буларак катнашырга ризалык биргәннәр. Башта өч көн дәвамында махсус әзерлек үткәннәр, планшет белән эш итәргә өйрәнгәннәр. Хәзер инде җанисәпкә керешкәннәр. Һәркайсы шушы ай эчендә 150-160 йортта булып, аларда яшәүчеләр турында мәгълүматларны язып алырга тиешләр.
–Мин Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Исхаков урамнарында яшәүчеләрне исәпкә алам, барлыгы 160 өйдә булып чыгасым бар. Моны эш сәгатьләре тәмамлангач, кичке якта эшлим,–дип җанисәпнең беренче көннәре турында сөйләде Гөлнара. Ә Алсу Низамова болай дип өстәде:
–Эштән соңгы сәгатьләрдә 4-5 йортта булырга өлгерәм. Җанисәп буенча һәр кешегә 41 сораулык анкета тутырырга кирәк. Бу ким дигәндә ярты сәгатьләп вакытны ала. Сорауларга теләп җавап бирәләр, нәрсәдер яшереп торуны кирәк санамыйлар. Милләт турындагы сораулар да киеренкелек тудырмый, “Мин – татар, мин – чуаш, мин - рус” дип горурланып әйтәләр кешеләр.
–Анкетаның тугыз соравы кешенең милкенә, яшәү шартларына кагыла. Менә шулар гына кайберәүләрдә шик тудыра: «Ул сезгә нәрсәгә кирәк?»– диючеләр бар. Сорауларга җавап бирү ирекле бит, мәгълүматларның дөреслеген тикшермибез, кеше ничек әйтте, шулай теркибез,–диде Ленара Хәмитова.
Исәпкә алучылар әйтүенчә, күпчелек йортларда аларны ачык йөз белән каршылыйлар, өйгә чакыралар. Әмма кызлар моңа җавап итеп хуҗаларга йортта сөйләшергә тәкъдим итәләр – коронавирус чиренең таралган чоры бит, аның үз таләпләре...
Бусы йортка кергәч. Әмма шунысы бар икән: җанисәпчеләр әйтүенчә, капкада кыңгырау булса, бик рәхәт, хуҗалар чыгып ачалар. Әмма кайчак эчтән бикләгән капкаларны озак кына дөбердәтергә туры килә икән аларга. Хөрмәтле райондашлар, 14 ноябрьгә чаклы теләсә кайсы көнне сезгә җанисәп алучы килергә мөмкин икәнне белеп, капкаларыгыз тавышына сизгеррәк булсагыз иде. Исәпкә алучыларның эше ансат түгел, аларга булышыйк. Беребезне дә исәптән төшереп калдырмасыннар. Илдә күпме кеше яши – бик мөһим сорау бит. Аңа бергәләп җавап бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев