Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Иҗтимагый советы яңартылган составта беренче утырышын үткәрде

  Районыбызда бу җәмәгать оешмасы 2009 елда төзелгән иде.

  Күп еллар инде аның белән Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова җитәкчелек итә. Узган елгы эшкә йомгак ясап, ул Иҗтимагый советның яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләү, балалар һәм үсмерләр арасында яман гадәтләр таралуга юл куймау буенча зур эш алып баруын билгеләп үтте. Совет әгъзалары – Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков, ДОСААФ җирле оешмасы рәисе Марат Хөснетдинов әлеге юнәлештә аеруча күп хезмәт куялар. 
Луиза Абдрахманова шулай ук пандемия чорында өлкәннәр белән актив эшләгән ветераннар һәм пенсионерлар советына (җитәкчесе Ришат Хәлиуллин), җәмәгать оешмасының эшен даими яктырткан “Әлки хәбәрләре” газетасына (редакторы Азат Низамиев) рәхмәт белдерде.
Иҗтимагый совет әгъзалары  еллык эш планын расладылар. Аерым алганда, һәр мәктәптә шахмат зоналары булдыру, “Ак калфак” җәмәгать оешмасының  җирле филиалы эше буенча фикер алышу, Алексеевск аграр көллиятенең район филиалында класстан тыш эшләрне оештыру, халык арасында коррупция, алкоголизм, наркомания, сәламәтлек саклау хезмәтләрен оештыру мәсьәләләре буенча анкеталау үткәрү күздә тотыла. 
Утырышның көн тәртибендәге мөһим юнәлешләрнең  берсе  мәктәп балаларын тукландыруны оештыру мәсьәләсе булды. Совет әгъзаларының һәркайсы аерым мәктәпләргә беркетелде. Шул рәвешле, мәктәптә иртәнге һәм төшке ашларның сыйфатын хәзер җәмәгать оешмасы да күзәтеп торачак һәм бу мәсьәлә буенча үз сүзен әйтәчәк.
Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев