Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кабат исерек хәлдә рульгә утырган бәндә хөкем ителде

Район прокуратурасы Кошки авылында яшәүче 53 яшьлек Иван Королевка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд  Иван Королевны РФ Җинаять кодексының  264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда – автомобиль белән кабат алкоголь кулланган хәлдә идарә итүдә – гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, 2020 елның 18 февралендә Иван Королев исерек килеш ВАЗ-21121 автомобиле белән идарә иткән. Аерым алганда, ул шушы автомобильдә салмыш хәлдә Сихтермә-Хузангай авылыннан  Түбән Әлки-Югары Колчурино автомобиль юлына таба хәрәкәт иткән. Шунда, машина белән идарә итә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм юл читенә төшкән.  Әлеге хәлдә ул ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Исерек шоферның моңа кадәр дә транспорт чарасы белән алкоголь кулланган хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.

Суд залында Иван Королев үзенең гаебен тулысынча таныды һәм кылганына үкенүен белдерде.

Җинаять эшенең һәр ягын исәпкә алып, суд гаепләнүчене 180 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итте. Иван Королев шулай ук 1 ел 6 ай дәвамында транспорт чараларын идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде.

Суд карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев