Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: караңгылык яратучы йөртүчеләр штрафка тартылырга мөмкин

​​​​​​​19 апрельдән 28 енә кадәр районда автомобиль тәрәзәләрен караңгылатуга юл куймауга юнәлдерелгән ЮХИДИ рейды уза.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итүенчә, автоинспекторлар автомобиль тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерә. Тәрәзәләрне нык караңгылату хәвефле, чөнки бу машина йөртүченең реакциясен акрынайтырга мөмкин, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Моның исә юл-транспорт вакыйгалары китереп чыгаруы да бар.

Кагыйдәләр нигезендә, транспорт чарасының җилдән саклау пыялаларының һәм алгы ян-як пыялаларының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын файдалану тыела.

–Тәрәзәләрне караңгылату кагыйдәләренең бозылуы ачыкланган очракта инспекторлар йөртүчегә карата административ материал төзи. Мондый кагыйдә бозу өчен 500 сум штраф каралган. Әгәр җитешсезлек вакытында бетерелмәсә, йөртүчене 500 дән 1000 сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алу көтә. Чөнки бу гамәл полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау булып санала,–дип аңлата Рәис Сафин.

Мондый рейдлар даими үткәрелеп тора. Ел башыннан бирле районда автомобиль тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 9 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре  руль артына  утыручыларга юл хәрәкәте  кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү, юлда сак һәм игътибарлы булу зарурлыгын искәртә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X