Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Каравон” дип аталган рус мәдәнияты фестивалендә катнашты

Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” дип аталган рус мәдәнияты фестивале үткәрелде.

 Анда безнең якташлар да талантларын күрсәттеләр. 
 “Рябинушка” халык ансамбле һәм “Алькеевские перезвоны” триосы сәхнәдә лаеклы чыгыш ясаганнан соң  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да үз араларына алып әйлән-бәйлән уйнадылар. 
–Әлеге бәйрәмдә безнекеләрнең беренче генә катнашулары түгел. Быел “Каравон” үзенең 30 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмне оештыру дәрәҗәсе яхшы якка сизелерлек үзгәргән,–дип үз фикерен җиткерде “Рябинушка” ансамбле вокалисты Алсу Сутягина. 
Ә менә “Алькеевские перезвоны” триосы  “Каравон”да беренче тапкыр катнашты. Сәхнәгә Алексей Федонин, Млнур Минһаҗев һәм Алмаз Сафиуллин күтәрелгәч, тамашачылар тып-тын калдылар – егетләребез халыкка көчле тәэсир ясый алды. 
Район делегациясе составындагы бердәнбер баянист Марс Ибраһимов та гел игътибар үзәгендә булды. Күп кенә фольклор коллективлар безнең музыканттан үзләренә уйнап торуын сораганнар. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк:  үзешчәннәребез күптән түгел генә отып алынган грант акчаларына тегелгән бик күркәм яңа сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясаганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев