Әлки районы Карга авылы мәдәният йортында "Җиңү һәрберебезнең йөрәгендә" дигән рәсем конкурсы үткәрелде
Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне илебез өчен иң изге бәйрәм булып тора.
Без бу Җиңү белән горурланабыз. Ничек итеп бәхет яуланганын без онытмаска тиеш.
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Карга авылы мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Җиңү һәрберебезнең йөрәгендә" рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурс балаларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев