Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: кешеләрне уттан коткарган Григорий Зварич зур бүләккә ия булды

Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич кешеләрне уттан коткарган өчен Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

Хәтерлисездер, быел 14 сентябрьдә Григорий Зварич яна торган өйдән әби белән бабайны алып чыккан иде. Аның бу кыю гамәле лаеклы бәяләнде. 

28 яшьлек Григорий Зварич – “Хузангай” кооперативының уңган механизаторы. Алар хатыны Светлана белән тату гаиләдә малай үстерәләр. Бүләкләр Григорийга Казанда Министрлык коллегиясендә тантаналы төстә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев