Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы бүген Республика көнен бәйрәм итә

Төп бәйрәм чараларын Базарлы Матактагы Үзәк паркта оештырылды.

Фоторепортаж

Әлки районы халкы бүген Республика көнен бәйрәм итә.

Бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Александр Никошин котлады.

Паркта балалар өчен күп төрле уен һәм күңел ачу чаралары булдырылган иде.

С. Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре алып килгән район тарихына кагылышлы экспанатларны да халык бик кызыксынып карады.

“Әлки җире гөлләмәләре” һәм “Әлки җирендә үскән яшелчә һәм җиләк-җимешләр” дигән күргәзмәләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте.  Аларны конкурска авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре әзерләгән. Җюри бакча чәчәкләреннән ясалган иң матур гөлләмә өчен беренче урынга Түбән Кәчи мәдәният йортын лаек дип тапты. Ә яшелчә һәм җиләе җимешләрдән иң күркәм композиция Түбән Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләренеке булып чыкты.

Төрледән-төрле сый-хөрмәт тезелгән өстәлләр яныннан да узып китү мөмкин түгел иде. Аларда татар, рус, чуваш милли ризыклары һәм бик күп төрдә җиләк-җимеш кайнатмалары куелган. Бу тәм-томнарны да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән, алар әлеге ризыклар белән бәйрәм кунакларын сыйладылар.

Мәдәният хезмәткәрләре һәм яшь талантлар – “Йолдызлык” фестивале призерлары әзерләгән концерт та бик күп тамашачылар җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев