Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән әлкилеләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Хөрмәтле Александр Федорович! Сезне һәм районның барлык халкын Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Җиңү көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Бу чын мәгънәсендә олы бәйрәм – күпмилләтле халкыбызның бөек каһарманлыгы, хезмәт батырлыгы, какшамас ныклыгы һәм ихтыяр көче символы. Ул безнең һәммәбезне киләчәк буыннарның тыныч күк астында бәхетле тормышка хокукын яклап көрәшкән каһарманнарга чиксез рәхмәт хисләре белән берләштерә. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, имин тормыш телим”,–диелә хөкүмәт җитәкчесенең котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев