Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкын гозерләре белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итте

Гозерләрнең күпчелеге – юллар салу турында 4 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев районда халыкны кабул итте. Кешеләрнең гозерләрен депутат белән бергә район башлыгы Александр Никошин да тыңлады.

Фоат Вәлиев сайлаучылары белән еш очраша. Үтенеч-сораулары белән дә халыкны  даими кабул итә. Депутатка, юллар төзү оешмасы җитәкчесе булуын искә алып, башлыча юл салу мәсьәләләре буенча киләләр. Хәзер инде районыбыздагы барлык авылларга да асфальт һәм таш юллар салынып бетте. Авыл кешеләренең инде урамнарга да тизрәк каты түшәмәле юл ясатасы килә.

Базарлы Матакның Тимирязев урамында яшәүчеләр исеменнән килгән Рәзинә Гомәрова сөендерерлек җавап алды. Бу урамга быел үзара салым акчасына юл салырга җыеналар. Ә менә Көнбатыш урамындагыларга юл төзелешен көтәргә туры киләчәге әйтелде.

Александр Никошин сүзләренчә, район үзәгендә әле тагын 12 урам халкы юл салуны көтә. Һәр елны ике-өч юлсыз урамга һәм асфальты булып та ул инде тузган ике-өч урамга юллар салына, дип аңлатты район башлыгы.

Иске Тахталыдан зиратка кадәр юл төзетүне сорап килүчеләргә Фоат Вәлиев уңай җавап бирде.

–Сез инде бу гозер белән күптәннән мөрәҗәгать итәсез. Май аенда авылга килеп, нәрсәләр эшләргә мөмкин булуын билгеләрбез,–диде ул.

Алпар авылыннан урам юлы мәсьәләсе белән килүчеләргә исә сабыр итәргә кирәк булыр. Бу авыл җирлегенә кергән авылларда узган елларда юл төзелеше байтак башкарылды. Ә бит андый авыллар районда 70 кә якын. 

Базарлы Матактан Фаик Борһанов мәдрәсә төзелешенә күп тапкыр ярдәм күрсәткәне өчен Фоат Вәлиевкә рәхмәтләрен җиткерде. Мәдрәсә эшли, анда балалар да, олылар да дин сабаклары ала. Фаик абыйның тагын бер үтенече бар, мәдрәсә бинасы тирәсен  тимер койма белән тотып аласы иде, ди. Фоат Вәлиев бу эштә дә булышырга ышандырды.

Апаклылар редакциягә юлда транспорт тукталышы павильоннарын  уңайлырак урынга күчерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Аларның хатын да Фоат Вәлиевкә тапшырдык.

Гозер белән килүчеләр арасында  өйләрен ремонтлатуда ярдәм итүне сораучы  өлкәннәр дә бар. Депутатның андый эшләрне башкарырга средстволары юк, билгеле. Ә бит әлеге абый-апалар барысы да диярлек балалар тәрбияләп үстергәннәр. Закон нигезендә дә, әхлак кагыйдәләре буенча да балалары олы яшьтәге  әти-әниләрен карарга, алар турында кайгыртырга бурычлылар. Моны һәркем истә тотсын, өлкәнәйгән ата-аналарын бүтәннәрдән ярдәм сорап йөрер көнгә калдырмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев