Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хатын-кызлары адресына җылы котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән кичәдә район хатын-кызлары адресына җылы котлау сүзләре һәм теләкләр яңгырады.

Бәйрәмгә район оешмалары һәм учреждениеләрендә эшләүче төрле һөнәр ияләре чакырылган иде. Аларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов котлады:

–Сезне язның гүзәл бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә бәхет, шатлык, мәхәббәт һәм тыныч тормыш телим. Улларыгыз һәм ирләрегез, яраткан кешеләрегез һәрчак янәшәгездә булсыннар. Сезгә нык исәнлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим. Бәла-казалар сезне читләтеп үтсен. Бәйрәм белән!

Ул “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызларча караш” бәйгесендә катнашып уңышка ирешкән Ильяс Идиятуллинны район башлыгының  Мактау кәгазе белән бүләкләде. Ильяс Балалар иҗаты йортында өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.

Шулай ук әлеге конкурсның зона этабы җиңүчеләре – Салман һәм Үргәгар авыллары мәдәният йортлары директорлары Сиринә Задаева белән Гөлшат Мусинага, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шәриповага да бүләкләр тапшырдылар.

“Кызыл Шәрык” агрохолдингы инвесторы исеменнән хатын-кызларны баш агроном Мөнир Заһидуллин котлады.

–Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр турында җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Эшче-хезмәткәр хатын-кызларыбыз тырышлыгы белән өстәлләребездә югары сыйфатлы сөт, каймак һәм ит ризыклары бар. Авыл эшчәннәре хезмәте һәрвакыт авыр булган, ул бүген дә ансат түгел. Үз карамагыңдагы терлекләрне вакытында ашатырга, эчертергә, сәламәтлекләрен кайгыртырга, яңа туган бозауларның сакланышын, үсешен тәэмин итәргә, сыерлардан югары савым алырга кирәк бит,–дип билгеләп үтте ул.

Котлаулар район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган җырлар белән аралашып барды. Кунаклар Рамилә Гайфуллинаның “Сөмбелә”, “Әлки чыңнары” ансамбльләренең музыкаль композицияләрен яратып тыңладылар. Алар шулай ук Алексей Федонин башкаруында “Ах, нинди хатын-кыз!” җырына гөрләтеп кул чаптылар.

Бәйрәм тантанасын Спас районыннан килгән җырчылар чыгышы да бизәде. Ольга Соловьева һәм Рөстәм Холмерзоев дуэты, Рамилә Исхакова чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Бәйрәмгә бөтен районнан йөздән артык уңган-булган ханымнар һәм туташлар килгән иде. Алар арасында “Кызыл Шәрык-Агро” терлекчеләре Надежда Журавлева һәм Ольга Гилязова, “Хузангай” җәмгыятеннән сыр ясаучы Рәмзия Хәйретдинова һәм савымчы Наталья Антонова да бар. Бәйрәмгә шулай ук күпбалалы әниләрне дә чакырганнар – Татар Мулла авылыннан Гөлфирә Әсәдуллина һәм Иске Тахталыдан Людмила Калмыкова кичәнең кадерле кунаклары булдылар.

Бәйрәмне татар һәм рус телләрендә Алмаз Сафиуллин белән Риназ Шиһапов алып бардылар. Егетләр тантанада катнашкан хатын-кызларыбызның район үсешенә нинди зур өлеш кертүләрен кат-кат ассызыклыдылар.

Бәйрәмдә хатын-кызларның барысына да бүләкләр һәм тере чәчәкләр тапшырдылар.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев