Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә эшсез калган 27 кеше мөрәҗәгать иткән

Алдагы саннарда инде язганыбызча, эшсезлек буенча исәпкә басу һәм пособие алу өчен гаризаны хәзер өйдән чыкмыйча да юлларга була.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы  шартларында бу эш онлайн-режимда алып барыла. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, бу елның 1 мартыннан соң эшсез калган һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән кешеләргә  апрель, май һәм июнь айларында эшсезлек буенча пособие автомат рәвештә югары  планка буенча – 12130 сум күләмендә түләнәчәк.

Район хезмәт белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алексей Шувалов әйтүенчә, эшсез статусы алу өчен гаризаны “Работа в России” (trudvsem.ru) порталы аша һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайтында тапшырырга була. Моның өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлгән булу да кирәк.

–Безнең үзәккә электрон төстә гариза юллау җитә. Төрле оешмалардан белешмәләр юллап йөрергә кирәкми. Һәр очракта кирәкле мәгълүматларны без ведомствоара хезмәттәшлек юнәлеше буенча  үзебез соратып алабыз,–ди Алексей Шувалов.

Җитәкче сүзләренчә, район хезмәт белән тәэмин итү үзәгендә бүген эшсезлек буенча 35 кеше исәптә тора. “Работа в России” порталы эшли башлаганнан бирле (9 апрельдән) үзәккә 27 кеше гариза юллаган.

–Һәр көнне берничә кеше мөрәҗәгать итә. Әмма гариза юллаган һәркем турыдан-туры эшсез статусы ала дигән сүз түгел. Бу күрсәтелгән мәгълүматларны тикшергәннән соң, ун көн эчендә хәл ителә,–ди Алексей Шувалов.

Эшсезлек буенча пособиедән тыш, балалары булган гаиләләр якындагы өч айда һәр балага 3 мең сум күләмендә дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Ана капиталы булганнарга  өстәмә 5 мең түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев