Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: хезмәт хакын минималь куллану бюджеты дәрәҗәсенә җиткерергә

Быелның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә минималь айлык хезмәт хакы 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Татарстанда исә республика Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләре координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән Килешү нигезендә икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь айлык хезмәт хакы 12 мең сум күләмендә билгеләнде. Моңа бәйле рәвештә, бу чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын тулысынча үтәгән хезмәткәрнең айлык эш хакы 12 мең сумнан кимрәк булмаска тиеш.

Һәр хезмәткәрнең эш хакы аның квалификациясенә, башкара торган эшенең катлаулылыгына, куйган хезмәтенең күләменә һәм сыйфатына бәйле, һәм ул минималь күләм белән генә чикләнми.

Республика Профсоюзлар федерациясе, эш бирүчеләр берләшмәләре координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасындагы 2019-2020 елларга социаль-икътисадый сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы килешүдә икътисадның бюджеттан тыш секторында эш бирүчеләрнең минималь  айлык хезмәт хакын Татарстандагы типовой гаилә әгъзасына минималь куллану бюджеты күләменә җиткерү зарурлыгы күрсәтелә. Финанс-икътисадый хәле минималь хезмәт хакын әлеге дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирмәгән аерым оешмаларда исә коллектив килешүләрдә минималь эш хакын минималь куллану бюджеты күләменә җиткерү буенча конкрет чаралар һәм сроклар билгеләнергә тиеш.

Татарстан Министрлар Кабинетының 2019 ел 1 февраль карары белән республикада минималь куллану бюджеты 15 мең 163 сум күләмендә расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев