Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы храмнарында Пасха гыйбадәтләре дин тотучылардан башка узды

19 апрельдә христианнар иң олы дини бәйрәмнәре – Пасханы билгеләп үттеләр.

Бәйрәм төнендә Базарлы Матак һәм Сихтермә-Хузангай авыллары храмнарында тантаналы гыйбадәтләр булып узды. Район үзәгендәге Изге Троица чиркәвендә гыйбадәтне әлеге храмның настоятеле, Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Сихтермә-Хузангайда бәйрәм догасын рухани  Андрей Матвеев укыды.

Коронавирус пандемиясе аркасында  бәйрәм гыйбадәтләре дин тотучылардан башка  үтте. Башка еллардан аермалы буларак, хач йөреше дә урамда түгел, чиркәү территорияләрендә узды.

Руханилар, барлык христианнарны бу олы бәйрәм белән котлап, Ходай ярдәме белән пандемиянең тизрәк узуын, илдә һәм дөньяда иминлек хөкем сөрүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев