Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы храмнарында Раштуа гыйбадәтләре узды

Бүген православныйлар христиан динендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе- Изге Раштуаны билгеләп үтә.

 

Әлки районында 7 гыйнварга каршы төндә өч чиркәүдә- Базарлы Матак, Түбән Колчурино, Сихтермә-Хузангай авылларындагы храмнарда Раштуа гыйбадәтләре булды.

Район үзәгендәге Изге Троица чиркәвендә изге литургияне Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей атакай үткәрде.

Гыйбадәттә район башлыгы Александр Никошин һәм район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев катнаштылар. Александр Никошин прихожаннарны Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрикләде, ихлас теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм иртәсендә чиркәүгә балалар килә башлады, аларның һәркайсына Раштуа бүләкләре бирделәр.

Бүген көндез Андрей атакай  Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булды, анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады, дини календарьлар таратты. Аннан соң ул Каракүл авылына барып прихожаннарны тәбрикләде. Благочинный шулай ук күп балалы гаиләләрдә булып, сабыйларны Раштуа күчтәнәчләре белән сөендерде.

Раштуа чараларының һәркайсы пандемия белән бәйле санитар таләпләрне үтәп башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев