Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: хәрбиләргә түләүләр арттырылды

Россия Президентының 26 сентябрь Указы белән октябрь-декабрь айларында 18 яшьтән 27 яшьтәге егетләрне илнең Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш игълан ителде.

Район чакырылыш комиссиясе үз эшен 1 октябрьдән башлап җибәрә. Безнең районнан бу чорда армия хезмәтенә 30-35 кеше алыныр дип көтелә.

 

 

Ил алдындагы хәрби бурычын егетләр хәзер төрлечә үти алалар. Билгеле армия хезмәтенә яшьләр нигездә чакырылыш буенча китә. Әмма техникум я училище тәмамлаучылар өчен тагын бер мөмкинлек бар – армиягә баштан ук килешү төзеп барырга була. Бу очракта хезмәт итү вакыты 2 ел. Шулай ук армиядә чакырылыш буенча хезмәт иткәннән соң 3 елга килешү төзүчеләр дә елдан-ел арта тора. Бер сүз белән әйткәндә, хәрби хезмәт яшьләр арасында популяр, престижлы хәзер.

Моңа, билгеле, солдат хезмәтенең югары бәяләнүе дә этәргеч бирә. Хәрбиләрнең хезмәт хаклары моңарчы да кызыгырлык иде, 1 сентябрьдән алар ике тапкыр диярлек арттырылды да.

–Хәрби хезмәтләргә башлангыч вазыйфалар буенча хезмәт хаклары тариф разрядлары буенча түләнә. Әйтик, беренче разряд моңарчы 10400 сум булса, сентябрьдән 14500 сумга җиткерелде. Аларга айлык акчалата тәләү 32,3 мең сумнан 41,3 мең сумга җиткерелде,–дип аңлата район хәрби комиссариаты белгече Алсу Фәхриева.

Аның әйтүенчә, килешүле армия хезмәтен руль артында үткәрүчеләрнең дә ай саен ала торган акчалары да шактый арткан: моңарчы хәрби шоферларга 20,8 мең сум түләп килсәләр, сентябрьдән алар 40 мең сумга чаклы акча алачак. 1 сентябрьдән “С”,”Д”, “СЕ” категорияле машина йөртүчеләрнең окладына 30 процент өстәп түлиләр икән.

–Хәрбиләргә торак өчен түләүләр дә үзгәрде: аларның кайда хезмәт итүенә, гаиләсендәге кешеләр санына карап арттырылды, һәм ул хәзер гаиләнең торак өчен түләүгә киткән чыгымнарын тулысынча каплый,–ди Алсу Фәхриева.

Шулай итеп, рядовой һәм сержантлар составында контракт буенча хезмәт итүчеләргә айлык түләүләр бу көздән башлап элеккеге 20-40 мең сум урынына 30-50 мең сум тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә барлык түләүләрне исәпләгәч, солдат һәм срежантларны социаль яклау офицер һәм прапорщиклар белән чагыштырырлык дәрәҗәгә күтәрелә.

Контракт белән хезмәт итүгә кагылышлы барлык сораулар белән район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев