Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китап сөючеләре “Китапханәдә төн-2018” акциясендә катнаштылар

20 апрельдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе укучыларын “Китапханәдә төн-2018” акциясенә чакырдылар.

Әлеге акцияне үзәк китапханә өченче ел рәттән үткәрә. Быел, Татарстанда Лев Толстой елы игълан ителүен искә алып, ул “Граф Толстойның әдәби дөньясына сәяхәт” төсендә узды. Балалар Лев Толстой “утарында” булдылар һәм язучының балачагы, яшьлеге хакында бәян тыңладылар. Ә китапханә абонементында булдырылган “Л.Н.Толстой дөньясы” әдәби почмагы укучыларны язучының атаклы әсәрләре белән таныштырды. “Ясная Поляна” мәктәбе”ндә булып, балалар әдәби викторинада катнаштылар һәм “Л.Н. Толстойның тавышы һәм фотосурәтләре” дигән видеоязманы карадылар. Графның “Кунак бүлмәсендә” исә алар язучының  Казанда үткәргән яшьлек еллары, тормышындагы кызыклы фактлар хакында белделәр. Чарада катнашучыларны Лев Толстой бик яраткан алма пирогы белән сыйладылар.

Ә Юхмачы авылы китапханәсендә акция туган як табигатенә багышлап үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев