Район китапханәсе хезмәткәрләре Базарлы Матакның Үзәк паркында җәйге уку залы оештырдылар.
Бу чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Паркка килүчеләр игътибарына тәгъдим ителгән китап-иллюстрация күргәзмәсе дә “Өч мәңгелек хакыйкать: гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” дип аталды. Күргәзмәне караучылар гаиләнең роле, гаилә мөнәсәббәтләрен кору, балалар тәрбияләү турындагы китаплар белән таныша алды.
Нет комментариев