Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы китапханәчеләре өч телдә шигырь кичәсе үткәрделәр

Чуаш Кичүе китапханәсендә "Ач, шигърият, серләреңне!" дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрдек.

  Ул 21 мартта билгеләп үтелгән Бөтендөнья шигърият көненә багышланды. Әдәби кичә Әхмәт,Чуаш Кичүе,Түбән Әлки, Иске Әнҗерә, Борискино авыллары китапханәчеләре тарафыннан оештырылды. Ул татар, рус һәм чуваш телләрендә алып барылды. Без китап укучыларыбызны Әлки төбәгеннән чыккан әдипләрнең иҗаты, бигрәк тә шигырьләре белән якыннан таныштыруны, аларга әлеге әсәрләрдәге дуслык, бердәмлек, ватанпәрвәрлек хисләрен җиткерүне максат итеп куйдык.

Кичә Г.Камалның “Беренче театр” комедиясеннән сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Аннан якташ язучыларыбыз Нәби Дәүли, Бикә Рәхимова, Илгизәр Солтан, Шамил Маннапов, Петр Хузангай шигырьләре яңгырады. Китап сөюче дусларыбыз да яраткан шигырьләрен укыдылар.

Әлеге чарага "Туган як шигърияте","Шигърият дөньясында "дип исемләнгән китап күргәзмәләре әзерләнде, якташ шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Яшь буын вәкиле – китап сөюче Айназ Гайнетдинов гармунда татар халык көйләрен уйнады.

Шигьрият кичәсе татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел "җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Лилия Хәйруллина,

Әхмәт авылы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Вечер поэзии на трех языках в Ахметьево

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев