Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

Күке кычкырса коенырга ярый... Бу сынамыш бала чактан хәтергә уелган. Бик иртә күкелдәде быел әлеге кош, көннәр дә җылы тора. Балаларның җәйге каникуллары башланды. Димәк, су буенда ял итүчеләр, һава эсселеген басарга теләп, елга-күл суларында коенучылар көннән-көн артачак.

Күке кычкырыр анысы, ә менә коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәркем белә микән? Күңелле ял фаҗига белән тәмамланмасын өчен сулыкларда үзеңне ничек тотарга кирәк? Шул турыда искәртеп үтик әле.

Күңелсезлек, кайчак хәтта кайгы белән тәмамланган ялның сәбәпләре – кешеләрнең ваемсызлыгы, иң гади кагыйдәләрне дә санга сукмавы, балаларны су буена үзләрен генә җибәрү һәм башкалар. Судагы фаҗигаләргә аракы эчкән, исерек килеш йөзәргә маташу да еш сәбәп була. Шуны онытмагыз: исерекнең батып үлү “шансы” күп тапкыр югарырак! Ике рәхәтне – суда коену һәм аракы эчүне бергә кушарга ярамый.

Бераз гына эчеп алган кеше дә үзен контрольдә тота алмый. Исереккә диңгез тубыктан, ди халык мәкале. Статистика мәгълүматлары раславынча, батып үлүчеләрнең һәр дүртенчесе исерек булган.

Тагын бер куркыныч – көчеңне тиешенчә бәяләп бетермәү. Үзегезне беркайчан да иң оста йөзүчегә санамагыз. Ял иткәндә, суда коенганда түбәндәге киңәшләрне исегездән чыгармагыз:

–махсус ясалган, рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;

–су буенда балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Алар мизгел эчендә батарга мөмкин. Сайлыкта да алар янәшәсендә булыгыз.

–ярдан еракка йөзеп кермәгез, көчегезне чамалагыз. Салкын суда озак коенырга киңәш ителми;

–коенганда көзән җыерудан сакланыгыз, бу бик тә куркыныч!

–елга-күлне аркылы йөзеп чыгарга маташмагыз. Оста йөзүче түгел икәнсез, һава белән кабартылган йөзү чараларына тулаем ышанмагыз;

–таныш түгел урыннарда чумарга ярамый, сайлыкка туры килеп, баш белән төпкә бәрелергә, аң югалтып һәлак булырга мөмкин бит.

–истә тотыгыз: баткан кешене сулаудан туктаганнан соң 5-6 минут эчендә генә коткарып өлгереп була.

–“Коену тыелган” дигән язулы сулыкларга якын да килмәгез!

Әлеге киңәшләргә колак салыгыз, суда, яр буенда ял сезнең өчен күңелле дә, имин дә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев