Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:  “Колос” кинотеатры бинасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. ФОТО

 “Колос” кинотеатры бинасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Әлки кино учреждениесе директоры Фәргать Гайсин әйтүенчә, керү ишекләрен алыштырып, алар янындагы идәнне яңартасы гына калган. Кино күрсәтү өчен кирәкле аппаратура тулы¬сынча кайтарылган. Кинотеатрның стеналары яңадан буялган, яңа урындыклар, заманча зур экран, аның алдына да, артына да тавыш колон¬калары куелган. Монысы кино караганда анда “катнашу” тәэсире тудыру өчен кирәк. Ягъни та¬машачы, кинотеатрда утырса да, кинода барган вакыйгаларның эчендә кайнаячак. Кинопроектор тәрәзәсен бераз киңәйтергә туры киләчәк икән. Бу эшләр тәмамлангач, «Конкорд» җәмгыятеннән кинотехника белгечләре килеп, аппаратураның ничек эшләвен тикшерәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев