15 апрель кичендә 18 сәгать тирәсендә Кошки авылында шәхси хуҗалык сараенда ут чыга.
Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә ялкын башка корылмаларга күчми. Ә сарай янып көлгә әйләнә.
Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, ут-күз электрүткәргечләренең кыска ялганышы аркасында чыккан.
Сөенечкә, янгында кешеләр дә, терлек-туар да зыян күрмәгән.
Нет комментариев